Узган атнада җәмәгать судьялары тарафыннан РФ Җинаять Кодексының 12.8 маддәсе буенча 5 эш каралып, исерек хәлдә машина йөртүчеләргә карата административ җәза билгеләнде.
24 августта төн уртасында эчкән килеш машина белән идарә иткән И.Миннебаев та үз җәзасын алды. Ул медицина тикшерүеннән дә баш тарткан була. Судта ул үзенең гаебен тулысы белән таный, үкенүен белдерә.
Җәмәгать судьясы аңа 30 мең сум күләмендә штраф билгеләде. Аңа шулай ук ел ярым җәяү дә йөрергә туры киләчәк.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев