15 ноябрьдә илебездә Юл корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан «Тау» яшьләр үзәгендә район ЮХИДИ бүлеге вәкилләре катнашында профилактик чара үтте
«Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең бүлек җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина укучыларны юлларда иминлек кагыйдәләрен катгый үтәргә, караңгы вакытта яктылык кайтаргыч элементлар тагып йөрергә чакырды.
Соңыннан чарада катнашучылар юл һәлакәтләре корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Нет комментариев