Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

25 яшьлек азнакайлы аек булмаган хәлдә руль артына утырганы өчен хөкем ителде

Азнакайда узып баручы атнада исерек хәлдә автомомбиль белән идарә итүчеләргә карата кагылышлы 13 эш карады.

Аның берсе – 25 яшьлек егеткә карата. Район Юл хәрәкәте хәвефсезлеге комиссиясе мәгълүматлары буенча, 20 сентябрь көнне исерек килеш машина белән идарә иткән вакытта Михеев Актүбә бистәсендә ЮХИДИ инспекторы тарафыннан туктатыла. 1996 елгы егетнең машина белән идарә итүгә таныклыгы да булмый. Ул медицина тикшерүе үтүдән дә баш тарта. Әмма ничек кенә булса да, җаваплылыктан качып котылып булмый. Бу көннәрдә җәмәгать судьясы аңа карата хөкем чыгарды.

Утырыш вакытында Михеев үзенең гаебен тулысынча таныса да, әлеге хәлнең нигә шулай килеп чыгуына бер генә аңлатма да бирми.

Суд карары белән ул 10 тәүлеккә административ кулга алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев