Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

Һәр азнакайлының биографиясе - «Маяк» битләрендә

Районыбызның «Маяк» газетасы - инде берничә буын азнакайлыларның тормыш елъязмасы ул.

Үзенең 90 еллык тарихында Азнакайда гомер итүчеләрнең һәрберсе яки аның туганнары, таныш-белешләре турында район газетасы бер генә тапкыр булса да язмый калмагандыр, мөгаен.
Шушы көннәрдә безнең Инстаграм-аккаунтларда туры эфирда «Маяк» газетасына язылучылар арасында чираттагы призлар уйнатылды. Газетаның җомга санында да жиңучеләрнең исемнәре басылып чыкты. Беренче бәхетлеләр газетабыз тарафыннан «Медовая лавка» кибете ярдәме белән әзерләнгән лаеклы бүләкләрен килеп тә алдылар инде. Алар арасында Азнакайда яшәүче ветеран Ирек абый Әхмәтов та бар иде. Ул үзенең эшләү дәверендә газета белән актив хезмәттәшлек итүе, «Маяк»ның легендар журналисты Әсгать Сәгытдинов белән авыл хуҗалыгы тематикасына шактый мәкаләләр әзерләүләре турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Хәзер дә Ирек абый район газетасына тугрылыгын саклый, аны һәрвакыт өенә алдыра.
Ә бу роликта өлкән буын вәкилләре «Маяк» газетасы турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.
Дуслар, язылу кампаниясе һәм безнең конкурсларыбыз да дәвам итә.
Хөрмәтле азнакайлылар, исегезгә төшерәбез: «Маяк» ка һәм «ТАТМЕДИА» ның тагын бер журналына язылып, сез башка шәп бүләкләр уйнатуда да катнаша аласыз. Шул исәптән санаторийга юлламалар, кар чистарткычы, телевизор һәм башкалар. Моның өчен квитанцияләрнең күчермәләрен Казанга җибәрергә кирәк булачак. Тулырак мәгълүмат - «Маяк» газетасында.
Реклама 16+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев