Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

«Маяк» газетасының 20 майда чыккан яңа санында

Район газетасының бу атнадагы төп темалары белән тәкъдим иткән видеоролигыбыздан карап таныша аласыз.

«Музейлар төне» Галәм серләрен ачты:  әлеге сихри төн турында Рәилә Яриәхмәтова язмасында.

Соңгы кыңгырау! Бу көн шатлыклы да һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч та, бераз моңсу, әмма һәр укучының тормышында һичшиксез бер тапкыр була торган вакыйга. Шул уңайдан чыгарылыш сыйныф укучыларына, ата-аналарга,укытучыларга  җитәкчеләр исеменнән газета битләребездән изге теләкләр җиткерелә.

Шәфкать тулы күңелләре: Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Районның сәламәтлек саклау өлкәсенең иң алгы сызыгында булган шәфкать ияләре тураында Лиза Нурлыева мәкаләсе.

Атна вакыйгасының төп темасы- язгы кыр эшләре. Буа, Мөслим, Тәтеш, Чистай, Актаныш, Сарман, Зәй, шул исәптән Азнакай районнында да бу эш яхшы темплар белән бара дип республика яңалыкларында  хәбәр ителә.

Көн үзәгендә- чыгарылыш сыйныф укучыларының Бердәм дәүләт имтиханнарын. Моның турында тулырак Надежда Гордеева язмасында.

Туган җир рубрикасында бүгенге көндә авыл җирлегендә яшәп, авыл хуҗалыгында зур көч куеп хезмәт иткән  тырыш кешеләр тормышы турында укый аласыз.

Күрше Бөгелмә районында мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә «Ветеран салган йорт» дип аталган проектны гамәлгә ашыра башладылар. Бу проект нидән гыйбарә? Моның турында хәтер рубрикасында таныша аласыз.

 Суга түләү суга акмасын дип, торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты хезмәткәрләре халыкка алдан кисәтеп, су счетчикларын тикшертү һәм алыштыру һ.б. райондашларыбызны кызыксындырган сорауларга газета битләрендә җавап бирәләр.

“Авылым уңганнары” рубрикасында җитмештә дә җитмеш төрле һөнәр иясе турында Лиза Нурлыева баян итә.

“Синең кешеләрең, Азнакай!” рубрикасында күңеле дә ак халаттай пакь кеше турында сөйләп  Резеда Шәрипова таныштыра.

Шулай ук кәккүк-ана җәза алганмы? Юлларда балалар иминлеге ни дәрәҗәдә? Әгәр юлда кыргый хайванны машина белән бәрдергән очракта зыянны кемгә капларга туры килә? Мебель сатып алырга уйласагыз, мебель ясый торган оешманы ничек сайларга?

Бу сорауларга җавап һәм шулай ук котлаулар, ашыгыч белдерүләр, телепрограмма, тәмле балыклы «киш» рецепты  һәм башка материаллар бары тик “Маяк” газетасының 20 майда чыккан җомга саныннан гына укып белә аласыз!

Икенче яртыеллыкка язылырга онытмагыз. «Маяк»ка языл да, «Азнакай» санаториена юллама от.

 

Альтернатив пунктлар
"МАЯК" газетасы редакциясе
Күпләп сату базасында “Хәят” кибете
Актүбә бистәсе китапханәсе
"У Эльмиры" сәүдә үзәгендә "Кукмара киемнәре" бүлеге
Үзәк китапханәсе
Балалар китапханәсе
РАЙПО кибетләре

Сату пунктлары
Маяк” газетасы редакциянең рекламалар бүлегендә
Кече базарда Л.Галләмова киоскында
РАЙПО кибетләрендә
Шәһәрдә почта бүлекләрендә
“Чтиво” киоскында
Мәнәвездә “Айзилә” кибетендә
Сөембикә ур., "АВОКАДО" кибетендә урнашкан.
Газета бәясе: җомга саны - 25 сум, чәршәмбе саны - 10 сум. "Маяк"ны редакция бинасында сатып алырга була.
Эш сәгатьләрендә 8:00 дән 17:00 гә кадәр Хәсәнов ур., 12 адресы буенча килегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев