Азнакаево
  • Рус Тат
  • «Маяк» газетасы хезмәткәрләре Әлкәй авылы халкы белән очрашты

    Әлкәй авылы китапханәсендә «Маяк» газетасы хезмәткәрләре белән бик җылы очрашу узды.

    Әлкәй авылы китапханәсендә «Маяк» газетасы хезмәткәрләре белән бик җылы очрашу узды.

    Китапханәче Венера Газиҗанова шагыйрә Резеда Шәрипова һәм авылдашлары, кул эшләре остасы Зилә Нургалиева иҗатлары белән таныштырды.

    «Маяк» газетасы баш мөхәррире урынбасары, җаваплы сәркәтибе Таңсылу Саниева матбугатка язылу барышы, газетадагы яңа сәхифәләр, бәйгеләр хакында сөйләде.

    Журналистлар Әлкәйдә газета өчен бик бай материал тупладылар һәм әле җәй көне дә килеп, уңган бакчачылар, күпләп мал асраучылар белән танышырга вәгъдә бирделәр.

    Биредә бар яктан булган халык яши һәм мәдәни тормыш, йөгерек чишмә кебек, урыгылып ага.

    Болар хакында «Маяк» газетасыннан укый аласыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: