Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

“Маяк” акциясенә кушылып, изге гамәл кылырга ашык!

Газета-журналларга киләсе яртыеллыкка язылу дәвам итә. 20-30 апрель чорында “Маяк” газетасына ташламалы бәядән – 696, 36 сумга язылырга мөмкин булачак.

Хөрмәтле райондашларыбыз!

Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССР оешуның 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Әйдәгез, шушы матур юбилейлар уңаеннан үзебезнең инде санаулы гына калып барган сугыш ветераннарына, олыгаеп килгән тыл фидакарьләренә, шушы афәтләрне үз башларыннан үткәргән әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез, туганнарыбызга, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле, безнең ярдәмгә мохтаҗ булганнарга изгелек кылып, районыбызда чыгып килүче бердәнбер басма – “Маяк” газетасына яздырып, аларга бүләк ясап, күңелләрен күрик! Ташламалы акциябездән файдаланып калсагыз, сезнең өчен тагын да отышлы булачак. Өлкәннәребезнең күбесе газетаны почтадан алдыра, аларның өйләрендә интернет, компьютер юк. Почта тартмасына салынган “Маяк” аларның гомерлек юлдашы, карап торган бердәнбер рухи азыгы, сердәшчесе, бик сорауларга җавап биргән ярдәмчесе дә.

Коронавирус тудырган афәт чорында да редакциябез эшчәнлеген туктатмый, шәһәрдә, авылларда яшәүче әбүнәчеләребез аның һәр санын көтеп ала, аларга тирән рәхмәтлебез. Газетаны аларга таратуда уң кулыбыз булган почта хезмәткәрләре дә көн дә эштә булып, басмабызны аны алдыручыларга вакытында илтеп җиткерү өчен бар тырышлыкларын куялар.

Инде сүз башына кайтып, газетага язылу мөмкинлекләрен дә күрсәтәбез: аңа барлык элемтә бүлекләрендә, почтальоннар аша һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн да язылырга була.

Үзизоляция чорында булган чикләүләрне искә алып, сезгә тагын бер уңайлык тудырабыз: 9-39-80 һәм 9-43-57 телефоннары аша элемтәгә керсәгез, без сезгә газетага язылуда турыдан-туры ярдәм дә күрсәтә алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев