Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

“Маяк”ка язылып, ике капчык катнаш азык отты

“Маяк” газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнату редакциябездә күркәм традициягә әверелде.

Аның чираттагысы 1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр аралыкта язылучылар арасында узды. Бу юлы бәхет квитанциясен юллаган 25 кеше арасыннан 4 нче лицейның инглиз теле укытучысы Роза Кәримовага елмайды һәм ул ике капчык катнаш азык отты. 

Шунысы куанычлы, Кәримовлар Уразайда үз йортлары белән яшиләр һәм кош-корт асрыйлар икән. Бу бүләк бик тә урынлы булды. Аны алырга Роза ханымның тормыш иптәше Фәндәс Кәримов белән иганәчеләребезгә – Митрәйдәге катнаш азык җитештерү заводына бардык.

– Тавыклар, казлар асрыйбыз.  Пай җиребез булгач, азыкка кытлык юк. Бабай ясаган электр тегермәнендә бөртекне ваклап, пешкән бәрәңге белән катнаштырып ашатабыз. Тавыклар йомырканы мул салсын, казлар таза булып үссен өчен менә шундый витаминнарга бай катнаш азык та кирәк, – ди ул.

Фәндәс Кәримовтан кош-корт асрау буенча файдалы киңәшләр дә алдык. Мәсәлән, май салкыннарында бройлер чебиләр өшемәсен өчен төнгелеккә яба торган урыннарында асларына пеноплекс җәеп, аның өстенә салам түшиләр икән.

Бик булган гаилә булып чыкты алар, 30 баш умарта да тоталар. Җәен бал кортларын юкәле урманга чыгаралар.

– Моңа кадәр бер дә бүләк откан юк иде. “Маяк” газетасы белән кечкенәдән таныш, әти-әниләр дә алдырды, үзебез дә яратып укыйбыз, – ди Кәримовлар.

Бүләк уйнату алга таба да дәвам итә. Бу юлысы 14-24 ноябрь аралыгында язылучылар арасында. Бүләк – кул тузан суырткычы.  Мондый бүләкне ноябрь башында Актүбәдән Аркадий Юрин откан иде. Уенда катнашу өчен 6 айга язылу квитанцияләре күчерелмәсен azmayak@mail.ru электрон адресына юлларга яки рекламалар бүлегенә 25 ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев