Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

“Маяк” газетасына язылучылар арасында тузан суырткыч уйнатылды

2023 елның беренче яртыеллыгы өчен “Маяк” газетасына язылуның кызган чоры.

Газетага язылучылар редакция коллективы тарафыннан уздырылган бүләкләр уйнатуны да көтеп ала. Бу юлы без 19-29 октябрь көннәре аралыгында язылучылар арасында вертикаль тузан суырткыч уйнаттык. 77 кеше үзенең квитанция күчерелмәсен җибәргән иде. Бүгенге бүләк уйнатуда бәхет Актүбә бистәсендә урнашкан “Көмеш су” бассейнында каравылчы булып эшләүче Аркадий Юринга елмайды.

Бүген бүләк уйнату чарасында Туйкә авылыннан ветераннар да катнашты. Алар арасында чәй уйнатылып, ул Энҗе апа Харрасовага чыкты.

“Эх!” дияргә ашыкмагыз, бүләк уйнатулар моннан соң да дәвам итәчәк. 1-10 ноябрьдә газетабызга язылучыларга ике капчык комбикорм әзерләдек! Газетабызга язылыгыз, бүләкләр отыгыз!

16+ Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев