Азнакай

Азнакай районы

Рус Тат
ЯЗЫЛУ

“Маяк” газетасы редакциясе Азнакай почтальоннары белән очрашты

Бүген элемтә бүлекләрендә аеруча “кызу” вакыт – киләсе елның беренче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка яздыру бара.

“Маяк” газетасы редакциясендә чәй өстәле артында шәһәр почтальоннары белән очрашып, без газетабызга язылуның барышы һәм әбүнәчеләрне борчыган проблемалар хакында сөйләштек.

Алсу Мансурова белән Галия Җиһангирова – шәһәрнең 2 нче элемтә бүлегендә эшлиләр. Тукай микрорайоны ягына хезмәт күрсәткән хат ташучылар басма матбугатка язылучы, укучы кешеләр саны кимеми, ди.

– Кеше рухи азыксыз тора алмый. 5-6 шар газета-журнал алдыручы гаиләләр дә бар. Язылу кампаниясе барышында кешеләрне өйдә туры китерик дип, ял көнне дә йөрибез, – ди Галия ханым.

”Маяк” газетасының баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов почтальоннарга рәхмәтен җиткереп, авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар теләде.

– Сез – шәһәр халкына газета-журналлар, хатлар гына түгел, күтәренке кәеф, йөрәк җылысы да таратучылар. Эшебез төрле булса да, безнең максатыбыз уртак: халыкны рухи азык булган басма матбугат белән тәэмин итү. Без сезнең хезмәт өчен бик рәхмәтле, – диде баш мөхәррир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев