Беренче җиңүчебез билгеле
ЯЗЫЛУ

Беренче җиңүчебез билгеле

1 апрельдән 2024 елның икенче яртыеллыгына «Маяк» газетасына язылу кампаниясе старт алды. Безнең инде беренче җиңүчебез дә билгеле.

Газета укучыларыбыз арасыннан Азнакайдагы 5 нче урта мәктәптә кондитер булып эшләгән өлкән яшьтәге Халисә Хәмидуллина Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының халык артисты Салават Фәтхетдинов концертына чакыру билетына ия булды. 

—    Мин «Маяк» газетасын бик озак еллар дәвамында укып киләм, әмма бүләк отканым юк иде әле, — дип шатлыгы белән уртаклашып алды җиңүчебез. 

Хөрмәтле әбүнәчеләр, 801,12 сумга ташламалы бәядән икенче яртыеллыкка «Маяк» газетасына язылып калыгыз һәм һичшиксез бәхет сезгә дә елмаячак.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев