Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

Азнакайның «Монолит» микрорайоны ишегалдында газета-журналларга язылдылар

Әллә кайда почта бүлекчәләренә дә барып йөрисе юк. Ишек алдына гына чыктың да, газетага язылдың. Әле җитмәсә бүләк тә бирәләр үзеңә. Менә бит нинди уңайлы да, күңелле дә. Бер-берең белән аралашасың, сөйләшәсең.

Апрель аеның бик матур бер көнендә «Монолит» микрорайонында яшәүчеләр арасында «Маяк» газетасына ташламалы бәядән язылу оештырылды һәм шунда ук язылучылар арасында бүләкләр дә уйнатылды (иганәче — Әлмәт почтамтының Азнакай бүлеге). Шушындый күңелле чараны оештыручылар; 4 нче ТОС җитәкчесе Нурия Хаҗипова, почта бүлеге хезмәткәрләренә (хат ташучы Резеда Хөснетдинова) ничек рәхмәтле булмыйсың. Газетага язылучылар арасында уйнатылган бәйгедә супер призга Роза Григорьевна лаек булды. 

—    Газета белән 50 ел, яки гомер буена бер дә аерылмыйбыз, — ди Роза ханым. — Бик яратып укыйбыз. Ничек инде үз районыңның бердәнбер газетасыннан башка яшәргә мөмкин. 

—     Кешеләр битараф кына узып китмиләр, кызыксынып киләләр, язылалар, — ди Нурия ханым. Ни дисәң дә халыкка уңайлы да, кызыклы да бит. Мин үзем дә газетаны яратып укыйм. Үз районыңның ничек яшәвен белеп торырга кирәк. Төрле темага эчтәлекле язмалар үзенә җәлеп итә, файдалы киңәшләр дә көндәлек тормышта бик кирәк. Язылыйк, укыйк! — ди ул. 

Бәйрәм төсен алган әлеге чарада «Маяк» газетасының баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов та катнашты, ул газета укучыларыбызга изге теләкләрен һәм рәхмәтен җиткерде. Рәхмәтләрнең иң зурысы әлбәттә, Нурия ханым Хаҗиповага иде. 

—    Сез һәрбер игелекле чарада да башлап йөрүче, сәләтле оештыручы — җитәкчеләребезнең берсе. Матур эшләрегез белән башкаларга да үрнәк булып торасыз. Бик матур башлангыч бу. Аны башка оештыручылар, җитәкчеләр дә күтәреп алыр, мондый кайгыртучан, матур чаралар киләчәктә дә дәвамлы булыр дигән ышанычта калабыз. Алга таба да бергәләп эшләргә язсын, — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев