Газетага язылу чорында тырышып эшләгән почтальоннарны билгеләп, тәбрикләп үтү Азнакайда күркәм гадәт санала.
Шундый чара бүген шәһәрнең почта бүлегендә узды. Тантанада район советының аппарат җитәкчесе Эльвира Галиева да катнашып, йорттан – йортка йөреп, кешеләргә почта тараткан, газета-журналларга яздырган, җирлектә яшәүчеләрнең якын кешесенә әйләнгән почтальоннарга, гомумән, барлык почта бүлекләренә изге теләкләрен җиткерде.
Котлауларга «Маяк» газетасының баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов та кушылып, бердәм хезмәттәшлек өчен рәхмәтен белдерде.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев