Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

5-15 июньдә “Маяк”ка язылучылар арасында глэмпинг ял зонасына сертификатлар уйнатабыз!”

Хөрмәтле әбүнәчеләребез, “Маяк” газетасы редакциясе сезгә тагын бер шатлыклы хәбәр җиткерә: 5-15 июнь аралыгында район газетасына язылучылар арасында Азнакай районының иң матур урынында Чатыр Тау итәгендә урнашкан глэмпинг зонасына 1000 сумлык өч сертификат уйнатыла!

Биредә табигать кочагында гаилә белән ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлыклар булдырылган. Кунакларга шулай ук район буенча төрле туристик маршрутлар да тәкъдим ителә.

Бүләк уйнатуда катнашу өчен “Маяк” газетасына 2023 елның икенче яртыеллыгына алты айга язылыгыз һәм квитанцияне редакциягә китерегез яки azmayak@mail.ru электрон почтасына салыгыз.

Бу чорда газетага язылып, сез ике куян гына түгел, өч куянның койрыгын бергә тотачаксыз. Беренчедән, 15 июньгә кадәр ташламалы бәядән язылып каласыз. Икенчедән, глэмпинг зонасында ял итүгә сертификат, өченчедән, санаторийга юллама уйнатуда катнаша аласыз! Шуңа әле “Маяк”ка язылмаган булсагыз, ашыгыгыз, вакытның үткәне сизелми дә, соңыннан үкенерлек булмасын!

Газетага язылу бәяләре – 5 июньннән  15 июньгә кадәр – 740,34 сум (аннан соң 849,24 сум булачак), альтернатив пунктлар аша язылу – 580 сум, редакциянең үзеннән килеп алу шарты белән – 480 сум.

Реклама 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев