Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

27 майда чыккан «Маяк» газетасының яңа санына видеокүзәтү

"Маяк" газетасының бу атнадагы төп темалары:

 

Бу көннәрдә Азнакай чыгарылыш сыйныф укучыларын зур тормышка дәшеп соңгы кыңгырай чыңлады.

Республика Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев азнакайлыларны үзендә кабул итеп, аларны борчыган сорауларына җавап бирде.

Балага электр самокаты сатып алырга кирәкме һәм юлларда балалар травматизмы белән ничек көрәшергә? Комиссия утырышыннан Таңсылу Саниева репортажы.

Зона киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча республиканың агросәнәгать комплексында иң яхшы авыл җирлеге башлыгы дип танылган шәхес турында “Туган җир” рубрикасында укып белә аласыз.

 «Татарский дворик» проекты кураторы Булат Шәфигуллинның эшкуарлар көне алдыннан «Маяк» журналисты Резедә Шәриповага биргән интервьюсы белән таныша аласыз.

Репрессияләнгән бабасы Мөхәммәтзакир истәлегенә Урсайда мәчет төзергә карар кылган Рәсимә Мусина турында Алия Хуҗина язмасында укып белеп була..

“Маяк” битләрендә Лариса Хуҗина пионер яшьлеген искә ала. Фәридә Шәйдуллина авылдашларын Буралыга орчык бәйрәменә җыйды.

Уразайлылар китапханәчедән уңды, - ди җирле ветераннар лидеры Глүсә Кәлимуллина авылдашы Гөлназ Гыйззәтуллина турында баян итеп.

Быел районның ветераннар советы үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан газетабыз битләрендә райондашларыбызның матур истәлекләре, фикерләре белән уртаклашабыз. Шундыйлардан 86 яшендә дә актив тормыш алып барган, авылдашларына эш урыны булдырып, үзенең гаилә фермасын тоткан Рәфис Гайфулла тормышы турында журналист Лиза Нурлыеваның мәкаләсендә.

Чик сакчылары көне алдыннан Асыл Исхаков үзенең армия маҗараларын искә ала.

Туган якның иң яхшы белгече кемнәр алар? Исерек шоферга нинди җәза биргәннәр?

«Азнакай» санаториенә «Маяк»ка язылып ничек юллама отарга мөмкин?

Игътибар! Газета битләрендә «Безнең дуслыкка сез дә көнләшерлек» дип исемләнгән өр-яңа фотобәйге игълан ителә. Сездән, хөрмәтле укучыларыбыз,  хайваннар дуслыгы чагылган “җылы” фотолар көтеп калабыз. Аларның иң кызыклары газета битләрендә урнашачак!

Шулай ук июнь аена намаз вакытлары, халык сынамышлары, тузганак чәчәге һәм лимоннан тәмле кайнатма рецепты, телепрограмма һәм бик күп башка материаллар бары тик “Маяк” газетасының 27 майда чыккан җомга саныннан гына укып белә аласыз!

Икенче яртыеллыкка язылырга онытмагыз. Газетаны шулай ук редакциянең үзеннән дә сатып алырга мөмкин. Бу очракта ул бары 468 сумга гына басачак.

 

Альтернатив пунктлар
"МАЯК" газетасы редакциясе
Күпләп сату базасында “Хәят” кибете
Актүбә бистәсе китапханәсе
"У Эльмиры" сәүдә үзәгендә "Кукмара киемнәре" бүлеге
Үзәк китапханәсе
Балалар китапханәсе
РАЙПО кибетләре

Сату пунктлары
Маяк” газетасы редакциянең рекламалар бүлегендә
Кече базарда Л.Галләмова киоскында
РАЙПО кибетләрендә
Шәһәрдә почта бүлекләрендә
“Чтиво” киоскында
Мәнәвездә “Айзилә” кибетендә
Сөембикә ур., "АВОКАДО" кибетендә урнашкан.
Газета бәясе: җомга саны - 25 сум, чәршәмбе саны - 10 сум. "Маяк"ны редакция бинасында сатып алырга була.
Эш сәгатьләрендә 8:00 дән 17:00 гә кадәр Хәсәнов ур., 12 адресы буенча килегез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев