Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

25 ноябрьдә чыккан «Маяк» газетасының яңа санына видеокүзәтү

Бар дөньяның назы әниләрдә: 27 ноябрь – Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан газетабызның яңа чыгарылышында әниләрне дә бу олы бәйрәм белән кайнар котлыйбыз.

Шулай ук бу санда: 

Балалар китапханәсе яңарды: Капиталь ремонттан соң яңарып, матурланып, балалар район китапханәсе укучыларга үз ишекләрен ачты.

Атна вакыйгаларында Татар эшкуарлары турында сүз барачак.

Көн үзәгенең төп темасы-киләсе елгы бюджет.

"ТУГАН ҖИР" рубрикасында «Азнакай» агрофермасы һәм андагы мөһим юнәлешләрдә алып барылган эшләр турында сүз барачак.

Сәламәтлек рубрикасында симерүгә каршы көрәш  алымнары хакында табиб киңәшләре белән танышырга мөмкин.

“Маяк” газетасы редакциясендә чәй өстәле артында шәһәребез почтальоннары белән очрашып,  газетабызга язылуның барышы һәм укучыларны борчыган проблемалар хакында сөйләштек. Моның нәтиҗәсе турыда  һәм халкыбызның борынгыдан килгән күркәм йоласы - каз өмәсе турында  "Маяк"ның өченче битеннән укый аласыз.

Азнакайның булган кешеләре белән танышуны дәвам итәбез: Балалар иҗаты үзәгенең туристик-туган якны өйрәнү бүлегендә хезмәт итүче Владимир Соколов турында сүз барачак.

Шулай ук Марат Исхаковтан балачак хатирәләре, Резидә Фәйзуллинадан самса рецепты, артистлар тормышыннан гыйбрәтле хәлләр, атна телепрограммасы, кайнар котлаулар, киңәшләр, файдалы реклама, кызыклы сканворд - боларның барсы белән дә “Маяк”ның яңа гына чыккан саныннан укып белә аласыз.

Искә төшерәбез: 5 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр “Маяк”ка 2023 елның беренче яртыеллыгына ташламалы шартларда язылу бара.

Сөенечле яңалыгыбыз да бар: 25 ноябрьдән 6 декабрь аралыгында язылучылар арасында бүләкләр дә уйнатылачак. Төп приз – җырчы Рифат Зарипов концертына ике кешелек билет! Тиз генә газетага алты айга язылыгыз да, квитанцияләрне 6 декабрьгә кадәр azmayak@mail.ru электрон почтасына юллагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев