Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

2 декабрьдә чыккан «Маяк» газетасының яңа санына видеокүзәтү

Елның иң игелекле ае – декабрьгә дә аяк бастык.

Матур гадәт буенча без бу айны физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга ярдәм-кайгырту күрсәтүгә багышлыйбыз. Моның турында тулырак «Маяк» газетасының 2 декабрьдә чыккан яңа саныннан укып белә аласыз.

Шулай ук бу санда: Кукмара шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышларның финал уеннары төгәлләнде. Азнакайлар бу ярыштан районга алтын медаль алып кайттылар.

Азнакайның 5 нче урта мәктәбе укычылары, яшь географлары, Республика турнирында призер булдылар.

Азнакайда мәктәп балаларын мылтыктан ату һәм турникта тартылу серләренә төшендереп, ГТОга әзерлек алып баралар.

Коррупция – хәзерге заман җәмгыятенең иң кискен проблемаларының берсе. Илебездә, шул исәптән Азнакаебызда да аңа каршы көрәш мәсьәләсенә зур игътибар бирелә.

 Заманында авылларда сарыкны күпләп асрый иделәр. Олы малга караганда, аның мәшәкате азрак булгандыр инде. Җәй уртасында сыер суеп булмый бит, ә болай бер сарыкны чаласың да, итле буласың. Бүген дә районыбызда бу тармакка әйләнеп кайтучылар бар.

Гомер буе «үзен» таба алмый азапланган, һаман саен эзләнгән кешеләр була. Ә кайберәүләр бу дөньяга ни өчен килгәнен, кем икәнлеген төгәл беләләр. "Маяк"ның герое нәкъ шундыйлардан. Әлеге язмада балалар спорт мәктәбендә эшләүче Сергей Галаганов турында сүз барачак.

“Маяк”ка язылучылар кыйммәтле бүләкләр оттылар!

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! “Маяк” газетасы ”Сердәш” сәхифәсен янәдән яңартып җибәрде. Сездән гыйбрәтле хәлләр, катлаулы язмышлар хакында язмалар көтеп калабыз.

Шулай ук бу санда унбиш яшьлек фермер турында, күңел төшенкелегеннән котылу рецепты, Ана капиталы хакында, Тиз пешә торган торт һәм Гөлүсә Рәхмәтуллинадан каймаклы пирог рецепты, артистлар тормышыннан гыйбрәтле хәлләр, атна телепрограммасы, кайнар котлаулар, киңәшләр, файдалы реклама - боларның барсы белән дә “Маяк”ның яңа саныннан укып белә аласыз.

Искә төшерәбез: 5 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр “Маяк”ка 2023 елның беренче яртыеллыгына ташламалы шартларда язылу бара.

Сөенечле яңалыгыбыз да бар: 25 ноябрьдән 6 декабрь аралыгында язылучылар арасында бүләкләр дә уйнатылачак. Төп приз – җырчы Рифат Зарипов концертына ике кешелек билет! Тиз генә газетага алты айга язылыгыз да, квитанцияләрне 6 декабрьгә кадәр azmayak@mail.ru электрон почтасына юллагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев