Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САЙЛАУ

Вахитов авыл җирлегендә сайлаучылар актив

Җиңү бистәсендәге 553 һәм Чәкән авылындагы 554 нче сайлау участоклары да ике көн дәвамында сайлаучылардан өзелеп тормады.

 19 сентябрьгә 60 проценттан артыгы тавыш биреп өлгергән. Иң беренчеләр сафында элекке авыл Советы рәисе, лаеклы ялга чыккач хатын-кызлар советын җитәкләгән Фаина Яшина да бар.
-Сайлаулардан бер елны да калганым юк, ул һәркемнең гражданлык бурычы дип саныйм. Бистәбездәге үзгәрешләр куандыра. Алга таба тагын да яхшырак булсын иде дип телим”, - ди ул.
Вахитов амбулаториясе өлкән шәфкать туташы Раушания Салихованың да сайлаулардан калганы юк.
“Быел Җиңү бистәсендә модульле ФАП сафка баса, төзелеш эшләре инде тәмамланып килә. Монда медицина хезмәткәрләренә дә, халык өчен дә уңай шартлар, яңа, заманча җиһазлар булачак. Авылдашларга сәламәтлек, иминлек телим”, - ди ул.
Бүген бистәдә мәдәният йорты каршында Көз бәйрәме дә уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев