Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САЙЛАУ

Мәндәй авылында ике көндә 80 проценттан артык сайлаучы тавыш биргән

Мәндәй авылы мәдәният йортында урнашкан 567 нче сайлау участогында исемлектә барлыгы 113 сайлаучы теркәлгән.

Аларның 56 сы өйдә тавыш бирергә гариза язган.
“Алар барысы да бик өлкән яшьтәге апа-абыйлар. Сәламәтлекләре сәбәпле, сайлау участогына килә алмыйлар. Шуңа күрә өйләренә барып тавыш бирүне оештырдык”, - ди сайлау комиссиясе рәисе Гөлгенә Ризатдинова.
Ике көн эчендә сайлаучыларның 80 проценттан артыгы инде үз тавышларын биреп өлгергән.
“Безнең яшьлек авыр сугыш елларына туры килде. Ачлыкның, юклыкның нәрсә икәнен бик яхшы беләбез. Дөньялар тыныч, табыннар мул булсын, без күргәннәрне киләчәк буынга күрергә язмасын”, - ди Рәшидә апа Арсланова. 
Сугыштан соңгы елларда, ирләр җитмәү сәбәпле, трактор иярләргә дә дә туры килә аңа. Мәндәй авылына килен булып төшкәч, колхозда төрле эшләргә йөри, Әбүзәр абый белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев