Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САЙЛАУ

Латыйповлар гаиләсе килеп кергәч, Азнакай районы Мәндәй авылы сайлау участогы аеруча җанланып алды

Үзләренең гаиләләре (тормыш иптәшләре, балалары, оныклары) белән Илдус, Ильяс, Миннияр Латыйповлар килеп кергәч, сайлау участогы аеруча җанланып китте

Үзәктә, әлбәттә, гаилә башлыгы,  әтиләре, бабалары Җәүдәт ага  Латыйпов.

- Томышларыбыз шөкер, түгәрәк, рәхәт. Алга таба да шулай булсын, иминлектә куанып яшәргә насыйп булсын,  – дип изге теләкләрен белдереп алды  Җәүдәт ага.

Төп йортта улым Миннеяр, киленем Айгөл, оныкларым белән матур итеп яшәп ятабыз.  90 яшьне дә тутырырга исәп юк түгел, матур дөньялардан кем туйган.

Җәүдәт ага Латыйпов тамырлары белән шушы җиргә береккән. Тормыш иптәше Рәзинә белән тигез тормышта биш бала тәрбияләп үстергәннәр.  Җиденче сыйныфтан ук колхозда эшли башлаган һәм лаеклы ялга чыккач та җигелеп тарткан Җәүдәт аганың хезмәт стажын санап та бетерерлек түгел. Терлекчелек, игенчелек, соңрак производствода тырыш хезмәт куйган. Бер улы үзе шикелле  авыл хуҗалыгын сайласа, калган ике улы һәм кызы – укытучылар.  Бу гаиләне һич арттырмыйча, укытучылар гаиләсе дисәк тә була.

Сайлауда зур горурлык белән  Җәүдәт аганың оныклары да  үз гражданлык бурычларын үтәделәр.  Ә  Юныс исемле оныгы  быел беренче тапкыр сайлауда катнашып, үз тавышын бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев