"Гөлстан" әдәби берләшмәсе әгъзалары илебез иминлеге өчен тавыш бирделәр
Алты дистә елдан артык тарихы булган "Гөлстан" әдәби берләшмәсе районыбызда яшәп иҗат итүче каләм ияләрен берләштерә. Бүгенге көндә анда төрле яшьтәге 20 дән артык әгъза бар.
Алар районыбызның мәдәни тормышында кайнап яшиләр, китапларын нәшер итәләр.
Быелгы сайлауларда бердәм катнашып, илебез иминлеге өчен тавышларын бирделәр.
"Бар да әйбәт булачак, яхшыга өметләнеп яшәргә кирәк", - ди берләшмә җитәкчесе Гөлчәчәк Садретдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев