Азнакаево
  • Рус Тат
  • Гафиятуллин: участокларда видеокүзәтү Татарстан сайлаучыларының 80% үз эченә ала

    ТР сайлау участокларында эшли торган видеокүзәтү системасы тавыш бирүче халыкның 80% артыгын үз эченә ала.

     Бу хакта Казанның иҗтимагый күзәтү үзәгендә Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин хәбәр итте. 
    Ул республиканың 2764 сайлау участогы видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылуын искәртте. Татарстанда барлыгы 1145 камера һәм 1619 видеорегистратор урнаштырылган. 
    Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы сайлау участокларында килүчеләрнең кайберләре тавыш бирүчеләрне теркәү журналын таләп итә һәм аны видеокамерага төшерергә омтыла, дип белдерде. 

     

    "Шәхси мәгълүматны яклау турындагы закон моны тыя, һәм без андый очракларда баш тартырга мәҗбүр", — дип аңлатты Гафиятуллин. 
     

    Әмма, күпчелек очракта республикада сайлаулар тыныч шартларда уза, дип саный эксперт. 
    Шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, сәяси партияләр вәкилләренең сайлау участокларында бер генә хокук бозу очрагын да ачыкламавын билгеләп үтте

    Азнакай шәһәренең барлык сайлау участоклары да видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган. Азнакай районы буенча 42 сайлау участогының дүртесе  видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: