Өч көн дәвамында илебездә Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар узды.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Зөлфия Солтанова белдергәнчә, азнакайлылар бу юлы да зур активлык күрсәткәннәр.
62 сайлау участогының 24 сендә видеокүзәтү урнаштырылган, тавыш бирү барышын 206 күзәтүче күзәткән.
"Азнакайда сайлаулар оешкан төстә, тыныч, тәртип һәм санитар-эпидемиологик таләпләр сакланып узды", - диде Зөлфия Солтанова.
Сайлау нәтиҗәләре иртәгә билгеле булачак, хәзерге вакытта бюллетеньнәрне санау бара.
Нет комментариев