Бүген районыбызда Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның өченче көне.
Югары Стәрле авылында сайлаулар беренче ике көндә һәм бүген дә зур оешканлык белән бара. Биредәге сайлау участогында 419 сайлаучы исәпләнә.
- Авыл халкы үзенең гражданлык бурычын актив рәвештә үти. Сәламәтлеге какшаган, өлкән яшьтә булган 76 сайлаучыбыз өйдә тавыш бирде. Безнең сайлау участогына Түбән Стәрле авылы да беркетелгән, - ди участок сайлау комиссиясе рәисе Рафаэль Сәгытдинов.
Биредә бүген дә зур җанлылык күзәтелә.
- Нинди авыр еллар кичерсәк тә, бүгенге тормышыбыз җитеш, рәхәт. Бары тик тынычлык кына булсын, - дип үз фикерләрен җиткерде авыл өлкәннәре.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев