Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
САЙЛАУ

Азнакайлылар сайлауда зур активлык күрсәтте

Азнакайлылар быел да сайлауларда үзләренең активлыгын күрсәтеп, өч көн дәвамында барган сәяси чарадан читтә калмады.

Сайлауларның беренче көнендә — 15 мартта ук, тавыш бирү хокукына ия булган азнакайлыларның 47,11 проценты участокларга килеп, үз сүзләрен әйткән иде инде.

Бу көннәрдә шәһәрдә, авылларда һәм актүбә бистәсендә 64 сайлау участогы эшләде. Сайлаучылар исемлегенә шәһәрдә — 25577, районда — 19473 кеше кертелгән иде. 

— Сайлаулар тыныч, тәртип белән узды, — ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Лилия Әхмәдишина.

— Илебез өчен әлеге мөһим кампаниядә азнакайлыларның актив катнашуы районда яшәүчеләрнең бердәмлеге, аларның киләчәгебез өчен битараф булмавы турында сөйли, — ди шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе Роберт Хөснетдинов.

Азнакай муниципаль районы буенча Россия Федерациясе Президентын сайлау нәтиҗәләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев