Ветеран хатын-кыз мәргәннәр көч сынашты
“Без кемнән ким?” – диләр ветеран хатын-кызлар. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ворошилов укчысы” бәйгесендә көч сынашкан ир-атларны күздә тотып. Үзләрен катнаштырмаганга әллә бераз үпкә дә бармы.
Һәм менә 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан политехника техникумында гөрләтеп үзләренең бәйгесен уздырып та куйдылар. Аның төп оештыручысы һәм инициаторы: 1 нче ТОС җитәкчесе, район-шәһәр ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова. Шулай итеп, 1 нче ТОС ветеран хатын-кызлары пневматик мылтыктан ату ярышларында көч сынаштылар... Иң өлкән яшьтәге ветеран Роза Шәфигуллина да куркып тормады. Иң беренче булып мылтыктан атты. Кызларның берсе дә сынатмады. Ярышлар бик күңелле узды. Мылтыктан ату кагыйдәләрен бик җентекләп техникум укытучысы Илнур Сәрвәров тикшереп торды. ТОС җитәкчесе Миләүшә Миргазияновна һәр катнашучыга бүләкләр дә әзерләгән иде. Призлы урынны алучыларга дипломнар һәм медальләр дә тапшырылды. Соңыннан ветеран хатын-кызларыбыз табын артында әниләргә багышланган җырларны искә төшереп, аларның рухы шат булсын дип теләкләр теләп, үзара гәпләшеп утырдылар..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев