Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Кәкре Елга ветераннары – Бабай утарында

Җәйнең матур көнендә авылыбыз ветераннары Туймазы районының Төмәнәк авыл җирлегендә урнашкан Бабай Утарына экскурсиягә кузгалды.

Үзебезнең  Азнакай  районының  матур  җирләрен  карап  барып  Туймазы  районына  барып  кергәнне сизми дә калдык.  Анда  ветераннарыбызны  бу  районның  ветераннар  советы  рәисе  Фәнис  Әкъбар улы  каршы  алды. Алдыбызга ике  тау  арасына  урнашкан  бик  матур  элеккеге  йортлар, җил  тегермәне, авыл  хуҗалыгы  кораллары, төрле  ат  арбалары, машиналар  калкып  чыкты. Автобустан  төшүгә,  милли  киемдәге  кызлар  каршы  алды. Без дә,  үз  чиратыбызда,  үзебезнең  Азнакайда  пешерелгән  парлы  чәкчәкләр  тапшырдык .

Утарда ни генә юк:  төрле  кошлар –  павлин, цесарка ишеләр, бозаулары  белән  боланнар... Элеккеге  камыш, салам  түбәле  йортларда   әби-бабайлары  белән  тал  бишекләргә  кадәр  куелган.

Бу матурлык белән  экскурсовод  Гөлнара,  утар  хуҗасының  җәмәгате  Тәнзилә  ханым  таныштырып  йөрде. Барлык  экспонатларны  карап  чыккач, ашханәдә  безне  Флера  Хаммат кызы  җитәкчелегендәге  коллектив  каршы  алды. Кунакларга  татар  халкының  милли  ашлары, бәлешкә  кадәр  әзерләнгән  иде. Кымыздан  да  авыз  иттек,  күчтәнәчкә  дә  сатып  алдык.

Бик кунакчыл каршы алган туймазылыларга шундый матур сәяхәт өчен барыбыз да изге теләкләр әйтеп хушлаштык. Әнә шулай бик рәхәт ял итеп, онытылмас тәэсирләр алып кайтыр юлга чыктык. Үзебезнең  район  җирлегенә  аяк баскач,  Дуслык  чишмәсендә  туктап, тәмле  суларын  эчеп,  җырлап  - биеп  алдык.

Җыр  моң  Кәкре – Елгага  кайтып  җиткәнче  тукталмады. Авылыбызның  алыштырмас  баянчысы  Кәшиф  Закировның бармаклары ничек түзгәндер.  Әйе, авылыбызның  ветераннары  эшли  дә, ял  да  итә  белә. Шушы  матур  чараны  оештыруда  авылдашыбыз  Рудис  абый Салахов, авыл  биләмәсе башлыгы  Илгизәр Мөхәммәтҗанов ярдәм  итте.

  Ильмир Гарипов, Кәкре Елга авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев