Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Азнакайда Россия янгын күзәтчелегенең 375 еллыгын билгеләп үттеләр

24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге ветераннары Россия янгын күзәтчелегенең 375 еллыгын бәйрәм иттеләр

Быел ноябрь аенда әлеге бүлекнең нигезләнүенә 65 ел тулачак. Әлеге ике түгәрәк датаны билгеләп үтәргә, мул табын артында аралашырга, хезмәт елларын искә алырга килгән бүлек ветераннары өч яңа ут сүндерү машинасы, оештырылган музей, бу көннәрдә башланган төзекләндерү эшләре белән таныштылар.

Бүлек хезмәткәрләре әзерләгән чыгышлар мәҗлес бизәге булды – ут сүндерүчеләр Айдар Шәрипов, Рөстәм Морадов, Дамир Мирзахмәтов, Динар Мирсәетов һәм янгыннарны профилактикалау бүлегенең төп эшчәнлеге буенча инспектор Миләүшә Фәйзрахманова җырлары белән һәркемне таң калдырдылар.

- Барыгызны да Россия янгын күзәтчелегенең 375 һәм янгын сүндерү бүлегебезнең 65 еллыклары белән тәбриклим. Һәрберегезгә олылап килгәнегез өчен зур рәхмәт. Шундый күңелле очрашулар гел булып торсын, – диде 24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге җитәкчесе Булат Шәйхетдинов

- Элек-электән әйткәннәр бит, бурдан кала, уттан калмый дип янгын бигрәк тә хәтәр шул, ә аны сүндерү, корбаннарны коткару үзе ни тора. Сезнең авыр хезмәтегез белән олы бәла-казалар булдырылмый. Барыгызга да исәнлек, саулык телим, – диде район ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова.

Ветераннарга район җитәкчелеге исеменнән Рәхмәт хатлары һәм янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Булат Шәйхетдинов белән 24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге ветераннары советы рәисе Сәгадәт Кәримов тарафыннан истәлекле юбилей медальләре тапшырылды.

 

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев