Мальбагуш авыл җирлегендә «Себерке бәйрәме» узды
Вакыт, вакыйга

Мальбагуш авыл җирлегендә «Себерке бәйрәме» узды

Азнакай районы Мальбагуш авыл җирлеге территориясендә Исмәгыйль чишмәсе буенда традицион «Себерке бәйрәме» узды.

Чараның инициаторы һәм оештыручысы — авыл ветераннар советы рәисе Илмира Абузар кызы Әхтәмова.

Чара программасы борынгы йолаларга нигезләнеп төзелде. Үләннәр җыю, мунча себеркеләре бәйләү һәм чәй әзерләү – барысы да табигатьтә, рухи бердәмлектә узды.

Җыелган үләннәр хәзер махсус хәрби операция сугышчыларыбыз өчен чәй ясауга китәчәк. Эрем, юкә, җир җиләге яфраклары, мята – аларның һәркайсы хэрбилэргэ көч, саулык һәм өй җылысын ирештерәчәк.

Бәйләнгән мунча себеркеләре Актүбә бистәсендәге картлар йортына озатыла. Чөнки изгелекнең чиге юк – ул бүлешкән саен арта гына-дип саный авыл халкы.

Илмира Абузар кызы Әхтәмовага милли гореф-гадәтләрне саклаганы, шулай ук актив гражданлык позициясе һәм изге гамәлләрне оештырганы өчен рәхмәт белдерәбез. Мондый инициатива җирле халыкның бердәмлеген күрсәтә һәм игелекле эшләр традициясен дәвам итә.

Чыганак: Азнакай район Советының матбугат хезмәте

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев