Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

«СалаваTik«ларның «Гөлләрем» җырына төшерелгән клиплары дөнья күрде

Җырның авторлары — Мирһади Разов һәм Виталий Агапов.

Интернетта "СалаваTik«ларның «Гөлләрем» җырына төшерелгән яңа клиплары дөнья күрде. Җырның сүзләрен шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Мирһади Разов иҗат иткән, көен танылган композитор Виталий Агапов язган.

Виталий Агаповның балалар өчен язылган җырларын нәни тамашачыларыбыз бик ярата, ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

«Нәни дусларым», «Мактанчык үрдәк» җырларын "СалаваTik"лар белән башкарып, бүгенге заман балаларына да ишеттерә алуыбызга шатланабыз. "СалаваTik«ларның тамашачылары «Гөлләрем» җырын да якын итәр дигән теләктә калабыз", — ди ул.

Хәзерге вакытта 60лап бала "Салаватик мәктәбе"ндә укый. Атнага ике тапкыр очрашып, дүрт юнәлеш буенча сәләтләрен үстерәләр.

"Дәресләр вакытында уен аша сөйләм теленә күбрәк басым ясыйбыз, татар телендә сүз байлыгын арттырабыз. Дәресләр төрле темаларны колачлый. Һәр дәрестә дә "СалаваTik"ларның җырларын кулланабыз. Татар телен җырлап-биеп өйрәнәбез", — ди "Салаватик мәктәбе«ндә татар теле дәресләрен алып баручы, «Салават күпере» журналы баш мөхәррире урынбасары Гөлназ Ярмиева.

Салаватиклар мәктәбендә әле нибары 8 дәрес кенә үткәрелгән. Ә алар инде җәйге концертка әзерләнә башлаганнар.

«Чыгарылыш кичәсен зур тамаша белән истә калырлык итеп үткәрергә планлаштырабыз. Сценарий язылды, рольләр бүленде, репетицияләр башланды», — ди «Салаватик мәктәбе» оештыручылары.

Тулырак: https://tatar-inform. tatar/news/salavatiklarnyn-gollarem-yryna-toserelgan-kliplary-donya-kurde-5887894

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев