Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Сыерларга – монокорм, бозауларга – саф һава: Азнакайда терлекләрне уңышлы кышлату хакында сөйләштеләр

Бүген «Азнакай» агрофирмасының Тымытык бүлекчәсендә авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм терлекчелек буенча белгечләр, бозау караучылар катнашында район семинары узды.

Анда терлекләрне кышлату һәм сәламәт үрчем алу мәсьәләләре каралды.

Семинарда катнашучылар башта Тымытык бүлекчәсендә эшнең оештырылышы белән таныштылар.

– Башка хуҗалыклар белән чагыштырганда, бүгенге көндә биредә эшләр уңышлы бара. Тәүлеккә 10 мең литрга якын сөт савалар. Бар җирдә тәртип, терлекләрне тукландыру технологиясе саклана, – дип таныштырып үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов.

Бүлекчәдә 1288 баш мөгезле эре терлекнең 541 е савым сыер. Уртача бер сыердан 16,5 кг сөт савыла. Малларны җәен дә, кышын да монокорм белән тукландыруга көйләгәннәр, ягъни барлык кирәкле витаминлы минералҗ катнашмалар кертелә.

– Яхшы сыйфатлы азык ашаган малдан яхшы бозау туа һәм яхшы сөт алып була. Бозауларны дөрес тәрбияләүгә зур игътибар бирергә кирәк, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Рәсим Бәдретдинов.

Хәмит Мөстәкыймов исемендәге җәмгыять оссеминаторы Гөлия Каранова үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

– Яңа туган бозауларга сөтне тиешле температурга кадәр җылытып эчертә башлагач, уңай үзгәрешләр күрдек, сакланыш бермә-бер артты, – ди ул.

Тымытыклылар яңа туган бозауларны махсус бүлмәдә кипшендергәч, алты сәгатьтән соң урамдагы боксларга чыгаралар.

– Саф һавада, салкында бозаулар чиргә бирешмичә, нык булып үсәләр, – ди ферма мөдире Дөрия Мортазина.

Семинарның практик өлешендә авыл хуҗалыклары күрсәткечләренә җентекле анализ ясалды. Бүгенге көндә район буенча 145,5 тонна сөт савыла, бер сыерга уртача 18, 7 кг туры килә. Бу күрсәткеч узган елга караганда 9,2 тоннага артыграк.

Агымдагы елның ике аенда 1864 бозау алынган, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 63 башка күбрәк.

Семинарда кышлату һәм язгы чәчүгә әзерлек буенча башка мөһим мәсьәләләр дә күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев