Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Карамалы биләмәсендә үзара салым акчасы кайда киткән?

Карамалы авыл жирлегендә 2017 ел өчен халыктан жыелган үзара салымга (123 мең сум) субсидияне дә кушып, ул 615 мең сум тәшкил иткән

Үзара салым акчасы авыл жирлегендәге мөhим мәсьәләләрне хәл итүдә бик нык ярдәм итә. Татарстан хөкүмәтенең җыелган акчаның бер сумына дүрт сум кушып ярдәм иткән субсидияләре белән бу бигрәк тә отышлы. Карамалы авыл жирлегендә 2017 ел өчен халыктан жыелган үзара салымга (123 мең сум) субсидияне дә кушып, ул 615 мең сум тәшкил иткән. Әлеге акчалар бөтен халык, авыл жирлеге Советы карары белән кабул ителгән шактый гына эшләр башкарырга тотылган: биләмә җирлегендәге авыллар эчендәге юллар тигезләнгән, вакташ җәелгән, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы билгеләре куелган, кардан чистартып торылган. Урамнарны яктырту челтәрен тәртиптә, чүп үләннәрен чабып, территорияне чиста тотуда да салым акчасы файдаланылган. Зиратлар территорияләре зур булып үскән, картайган агачлардан кисеп чистартылып, коймалар төзәтелгән, эче чабылган. Балалар мәйданчыклары өчен кирәк-ярак алынып, урнаштырылды. Таллы Бүләк авылының Яшьләр урамында 80 метрда су линиясе алыштырылган.

Сүз уңаеннан, быелның 18 ноябрендә Татарстанның 43 районнында урнашкан 844 җирлектә үзара салым кертү буенча референдум узачак. Әлеге чара 827 – авыл һәм 17 шәһәр җирлегендә оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев