Карамалы авылында җирлек халкы катнашында зур өмә оештырылды.
Чара барышында күпер буе һәм аңа якын территорияләр чистартылды, чүп-чар җыеп алынды, әйләнә-тирә төзекләндерелде.
Авыл халкы эшкә бик актив кушылды, бердәмлек һәм җаваплылык үрнәге күрсәтте.
– Авылдашларыбыз һәр эштә актив катнаша. Мондый бердәмлек өчен зур рәхмәт, – дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Артур Ногманов.
Нет комментариев