Азнакайлылар авылларга эшкә урнаша ала
Бүгенге көндә республиканың авыл хуҗалыкларында 650 ваканция бар.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Авылда җәйге мәшгульлек – 2020” проекты кысаларында төрле түләү, яшәү, туклану һәм юл йөрү шартлары белән 650 эш урыны бар.
Хуҗалыклар 1 айдан 6 айга кадәр төрле һөнәр ияләрен: агрономнар, тракторчылар, пешекчеләр, эретеп ябыштыручылар, икътисадчылар, слесарьлар, инженерлар, төзүчеләр, көтүчеләр һәм башкаларны кабул итәргә әзер.
Авылда эшкә урнашу буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының колл-центрына 8-800-444-16-70 телефоны аша шалтыратып белешергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев