Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда җир ашлыйлар - ФОТОРЕПОРТАЖ

“Туман” агрегатлары белән  кырларда уҗым культураларын, күпъеллыкларны тукландыру бара.

– 22 мең гектарда уҗым культураларын, 20 мең гектарда күпъеллыкларны ашларга кирәк. Бүгенге көндә мең ярым гектар җир тукландырылды. Бу эшне атна-ун көн эчендә төгәлләү бурычы тора, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Азнакай игенчеләре быел 14800 гектардан артык сабан бодае, 12000 гектарга якын арпа, 1300 гектардан артык бөртеккә һәм 5500 гектар силоска кукуруз, шулай ук көнбагыш, рапс кебек культуралар чәчәргә планлаштыралар. Һава температурасы 5 градустан җылылыктан артса, орлыкларны агулау башлана.

 “Таллы Бүләк” хуҗалыгы базасында эре һәм кече хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, инженерлар катаншында узган район семинарында да язгы кыр  эшләренә әзерлек мәсьәләсе күтәрелде.  Белгечләр чәчәр алдыннан орлыкларны бер кат җылыту һәм агулау, үсемлекләрне корткычлардан һәм чирләрдән саклау ысулларын аңлаттылар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Исламов белдерүенчә, район тулысынча орлык белән тәэмин ителгән. Курганнан корылыкка чыдам һәм югары уңдырышлы 80 тонна элиталы язгы бодай орлыгы кайтартылган, 40 тонна арпа алып кайту буенча сөйләшүләр бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев