Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда беренче ярминкә узды - ФОТО

Халык ярты миллион сумнан артык бәягә 10 тонна ашлык, 1,6 тонна сыер ите, 1,2 тонна яшелчә һәм башка төрле товар сатып алган

Шимбә көнне “Шифа” каршында мул көзнең нигъмәтләренә бай беренче ярминкә узды.

Итне сатып алырга теләүчеләр иртәдән үк җыелган иделәр. Сыер итен 280 сумнан саттылар. Тозланган, ысланган каз һәм үрдәк түшкәләре, бройлер сатучылар шактый иде.
Бәрәңгенең кечкенә чиләге 150 сумнан башлап саттылар, суган – 18, кәбестә 15 сум иде.
Шәхси хуҗалыклардан алып килгән сөт, каймак, эремчек, гомумән сөт продукцияләре дә, гадәттәгечә, яхшы үтте. Җиләк-җимеш куаклары, чәчәк, агач үсентеләрен тәкъдим итүчеләр дә булды. 
Нинди ярминкә татлы балсыз үтә ди инде? Бу файдалы һәм тәмле ризыкны һәм аңардан ясалган күптөрле продукцияне Мәсгүт, Тымытык, Сукаеш һәм башка авыллардан килгән умартачылардан сатып алырга мөмкин иде. 
Традиция буенча, тәм-томнар һәм кайнар чәй белән сыйлауны бу юлы да авыл җирлекләре оештырган иде. Сыер ите алып килгән “Таллы-Бүләк” хуҗалыгы чатыры теләге булган һәркемне кунак итте. 

Районның икътисад бүлеге мәгълүматларына караганда ярминкәдә 30 га якын сәүдә ноктасы эшләгән. Халык ярты миллион сумнан артык бәягә 10 тонна ашлык, 1,6 тонна сыер ите, 1,2 тонна яшелчә һәм башка төрле товар сатып алган. 
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре алга таба да дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә азнакайлылар үзләренә отышлы бәядән чиста, сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукцияләре – яшелчә һәм башка төр азык-төлек юнәтеп, кышка җитәрлек запас әзерләп кала алачак. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев