Районыбыз халкын үз җирлегебездә җитештерелгән экологик чиста, арзанлы азык-төлек белән тәэмин итү максатыннан, авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана.
Көзге ярминкәнең беренчесе 21 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтә шәһәрнең “Шифа” каршында һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында үткәрелә.
Анда ит, сөт, ярма, он, яшелчә, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак. Районыбыз үзешчәннәре концерты кәефләрегезне күтәреп җибәрер. Барыгызны да ярминкәгә чакырабыз! 0+
.jpg)
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев