Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районы Кәкре-Елга авылының алдынгыларына сертификатлар тапшырылды

Кайбер механизаторлар икенче мәртәбә бүләкләнделәр.

(Азнакай, 23 май, Энҗе Галәветдинова) Шушы көннәрдә "Марс" хуҗалыгының алдынгы игенчеләренә тантаналы төстә сертификатларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин тапшырды.

Кайбер механизаторлар икенче мәртәбә бүләкләнделәр.

Руслан Әнвәров, мәсәлән, К-701 тракторы, Агратор чәчү комплексында  былтыргы күрсәткеченннән дә күбрәк – 1100 гектар мәйданда чәчү эшләрен башкарган. Быел да аны хөрмәтләделәр. 

Сертификатларга шулай ук Хәлил Рәхимов, Илнур Шакирҗанов, Айдар Мингазов, Ильяс Хәбибуллин, Захир Миңнеханов, Илнур Нуриев, Галимҗан Әхмәтов, Әнфәс Камилов, хуҗалыкның баш агрономы Ирек Абдуллин, пешекчеләр Венера Зәйнетдинова һәм Галимә Нигъмәтҗанова да ия булдылар.

Хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов һәркайсын мактап телгә алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев