Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 13 октябрьгә булган оператив мәгълүматлары буенча, район буенча 22907 гектарда уҗым культуралары чәчелгән.
50 мең тонна кукуруз силоска салынган, орлыкка 300 гектар мәйданда аласы калган. Шулай ук 4 мең гектар мәйданда көнбагыш суктырасы бар.
Бер баш шартлы терлеккә 32 азык берәмлеге әзерләнгән.
Басуларда зәпкә сөрү эшләре төгәлләнгән. Алдынгы механизаторларга барлыгы 100 мең сумлык сертификатлар тапшырылган.
Нет комментариев