Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай кырларында язгы чәчү эшләре башланды

Быел  районда беренчеләрдән булып «Марс» хуҗалыгы язгы чәчүгә төште.

Бүген “Марс” хуҗалыгы базасында язгы кыр эшләренә багышланган район семинары узды һәм чәчүгә старт бирелде.

– Күпьеллык культураларны тукландуруны тәмамладык. Менә республикада беренчеләрдән булып берьеллык культуралар һәм арпа чәчә башладык. Яңа техникалар да кайтты. Быел терлек азыгы культураларын күбрәк чәчеп, ел ярымлык запасы ясарга кирәк. Яз матур килә. Җитәрлек күләмдә ашламалар сатып алынды, элиталы орлык кайтартылды. Техникалар әзер, хуҗалыклар механизаторларлар белән тәэмин  ителгән. Вакытны кулдан ычкындырмыйча, дым барында бар көчне чәчүгә юнәлтергә кирәк, – дип билгеләп үтте Марсель Шәйдуллин.

Семинарда  агротехник чаралар белән бергә янгын куркынычсызлыгы, урлашуларга юл куймау мәсьәләләре дә күтәрелде. 

Игеннәрнең күкрәп уңуын теләп,  авыл хәзрәтләре изге догаларын кылдылар һәм Кәре Елга авылы аксакалы Кәшиф ага Закиров тубал белән басуга орлык чәчәү йоласын башкарды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рамил Исламов белдергәнчә, быел чәчүлек мәйдан районда 100 меңгә якын гектар тәшкил итә. Аның 40 мең гектарын – бөртекле, 20 мең гектардан артыгын – техник, 40 мең гектарын терлек азыгы культуралары алып тора.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев