Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай кырларында эш гөрли

11 майга булган оператив мәгълүматлар буенча, район күләмендә 47,6 мең гетарда чәчү эшләре башкарылган.

Аның 13,5 мең гетарын язгы бодай, 17,6 мең гектарын арпа, 932 гектарын солы, 950 гектарын борчак, 70 гектарын вика, 150 гектарын орлыкка, 520 гектарын силоска кукуруз, 6,2 мең гектарын берьеллык үлән, 6819 гектарын көнбагыш, 218 гектарын рапс тәшкил итә.

– Эш аеруча “Азнакай” агрофирмасында, “Тукай”, “Х.Мөстәкыймов исем.”, “Таллы Бүләк”, “Марс” хуҗалыкларында, Ленар Габдрахманов, Ландыш Закирова, Илзирә Габидуллина, Айрат Габдрахманов,Равил Бакиров, Илназ Сәгытдинов КФХда яхшы темплар белән бара. Көннәр эссе тора, дым югалганчы чәчүне тиз арада төгәлләргә кирәк, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов.

Хуҗалыкларда тырмалау һәм үсемлекләрне тукландыру эшләре тәмам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев