Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТУГАН ҖИР

Азнакай җитәкчеләре терлекчелек тармагы буенча фикер алыштылар - ФОТОРЕПОРТАЖ

(Азнакай, Нәсимә ФАЗЛЫЕВА) "Чалтаймас " ҖЧҖ базасында терлекчелек буенча семинар-киңәшмә булды. Анда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре һәм баш белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Семинардагылар "Чалтаймас " ҖЧҖ фермаларында булып, хуҗалыкта терлекчелек тармагын алып бару технологиясе белән таныштылар. Әлеге хуҗалыкта бераз уңай күренешләр...

(Азнакай, Нәсимә ФАЗЛЫЕВА) "Чалтаймас " ҖЧҖ базасында терлекчелек буенча семинар-киңәшмә булды.

Анда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре һәм баш белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Семинардагылар "Чалтаймас " ҖЧҖ фермаларында булып, хуҗалыкта терлекчелек тармагын алып бару технологиясе белән таныштылар. Әлеге хуҗалыкта бераз уңай күренешләр дә күзәтелә. Терлек, бигрәк тә яшь бозаулар тораклары чиста, якты, җылы.

Малларның алдында мулдан салынган терлек азыгы, су, тоз куелган. Тик менә сөт җитештерү темплары гына бик түбән. Семинарның теоретик өлешендә терлекчелекне алып бару технологиясе, андагы уңай һәм тискәре күренешләр хакында эшлекле сөйләшү булды.

Бигрәк тә терлек азыгы рационына ныклы игътибар бирергә, түп (жом) белән төрләндерергә кирәклегенә басым ясалды. Район башлыгы мондый семинарларның атна саен үткәреләчәген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай җитәкчеләре терлекчелек тармагы буенча фикер алыштылар ФОТОРЕПОРТАЖ