Азнакай районы аграрийлары уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, бүген «Азнакай» агрофирмасы иң беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә кереште. Биредә күпьеллыкларны тукландыралар. Механизаторларның 3524 гектар мәйданда эш башкарасы бар.

Быел район буенча күпьеллык үләннәр — 13936 гектар, уҗым культуралары 12658 гектар мәйданны били.
Нет комментариев