Азнакайда уракка әзерлекне тикшерделәр
Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин рәислегендәге комиссия җирлегебезнең берничә авыл хуҗалыгы предприятиесендә булып, техниканың уракка әзерлеге белән танышты.
Аның составында дәүләт техника күзәтчелеге, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкче-белгечләре белән бергә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле – Казан Дәүләт аграр университеты доценты Илнар Гыйзиев та бар иде.
Комиссия булган «Союз-Агро» бүлекчәләрендә, «Марс» һәм районның башка хуҗалыкларында комбайннарның һәм ашлык ташу транспортының уракка әзерлеге тулаем алганда уңай бәяләнде. Урып-җыюда иң кирәкле булган комбайн, ургыч, тракторлар, ашлык ташу машиналары һәм шул техникада эшләүче белгечләр эшкә әзер. Игенчеләрне май ае салкынының үсентеләргә тискәре йогынтысы, яңгырларның чәчүлекләргә иң кирәк вакытта яумавы гына борчый,
–Ә инде үзебездән торганның барысын да тиешенчә эшлибез, – ди алар.
Бу хакта тулырак «Маяк» газетасыннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев