Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда быел малайлар күбрәк туа

ЗАГС бүлегеннән алынган саннар буенча, быелның 7 аенда районыбызда 222 сабый дөньяга килгән.

Аларның 123 е – малайлар һәм 99 ы – кызлар. Игезәкләр туу очраклары да бар – алар ике гаиләдә теркәлгән. Районыбызның 70 гаиләсе өченче, 24 е дүртенче сабыйларын “алып кайткан”.

Иң яшь әтигә – 20, ә иң өлкәненә – 55.

Азнакайлылар сабыйларына нинди исемнәр сайлый соң? Монысы да бик кызык. Алар арасында Стелла, Раделия, Альмина, Айа, Нәбилә, Севилия исемле кызлар һәм Мариэль, Дәүләт, Имран, Гайсә исемле малайлар бар. Ә менә Аиша, Эмилия, Рәминә, Әминә, Ислам, Алим, Амин, Радель аеруча еш кушылган популяр исемнәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев