Азнакайда авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрли
НИЧЕК ЯШИСЕҢ, АВЫЛ ? /авыл хуҗалыгы /

Азнакайда авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрли

Азнакай районында ярминкәләр дәвам итә.

Шәһәр халкы өчен ярминкәләр - кышлык азык-төлек запасын туплау өчен яхшы мөмкинлек. 

Һава торышы яхшы булгангамы, иртә таңнан шәһәрнең «Шифа» мәйданында халык күп иде.

Һичшиксез, ассортимент бай. Бер-бер артлы тезелеп киткән сәүдә рәтләрендә ниләр генә юк! Халык ит, бәрәңге, суган, агач-куак үсентеләре, бал һәм сөт продукцияләрен бик яратып чират торып ала.

Ярминкә әле дәвам итә, рәхим итегез!


Нет комментариев