Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

СПИД – кеше язмышлары ул

Һәр елны май аенда Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне билгеләп үтелә.

Бу фаҗигале дата кешелеккә әлеге яман чирнең никадәр куркыныч булуы, ВИЧ белән авыручыларга ярдәм итү, җәмәгатьчелекнең игътибарын замана афәтенә тагын да ныграк тарту һәм аның белән көрәштә бергә тупланырга чакыру максатыннан игълан ителгән.

СПИДтан курыкмау инфекциянең зыянын тагын да арттыра гына. Ул миңа кагылмас, дип берәү дә әйтә алмый. Ә бит дөньядагы эпидемиологик хәл торышы җитди уйландырырлык. Бөтендөнья Сәламәтлек Саклау Оешмасы мәгълүматларына караганда, җир шарында ВИЧ йөрткән 75 миллион  кеше бар, ә Россиядә аларның саны 1 миллионнан артык. Бу саннар ел да 10-12 процентка үсеп тора.

Барыбыз да шуны аңласак иде: СПИД яшәү рәвеше өчен җавап тоту, гади генә статистика да, авыру гына да түгел, ә кеше язмышлары. Шуңа да бу проблемага беребез дә битараф калмасак иде.

СПИД һәм ВИЧ инфекциясенә кагылышлы сорауларыгыз, шик-шөбһәләрегез  туса, район поликлиникасына килегез, яисә Әлмәттәге СПИД белән көрәш һәм профилактика буенча районара  үзәккә мөрәҗәгать итегез. Сезгә белгечләр тиешле консультация бирер, шулай ук лаборатор тикшерү дә (аноним) үтәргә мөмкин, дип белдерә табиблар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев