Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Май башында гына 31 кешегә талпан кадалган

Сак булыйк, җәмәгать, табигать яшәрүгә талпаннар да ауга чыкты. Бер атна эчендә генә 31 азнакайлы талпан кадалып медицина ярдәме алган.

Табигатьтә бәйрәм ясаучылар, саклану чараларын күрсәгез, талпан һөҗүм итә алмас.

Әйтик, урман-кырга чыкканда тәнгә сыланып торган кием кияргә киңәш ителә. Чирәмгә утырмаска һәм ятмаска кирәк, талпан киемгә ябышып һәрчак өскә үрмәли. Һәр 10-15 минут саен үзегезне, киемегезне, талпан качардай яка асларын, җөйләрне тикшереп, кагынгалап торырга онытмагыз. Әгәр дә талпан ябышкан икән, тиз арада медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпанны алган булсагыз, һичшиксез, тикшерүгә тапшырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев