Магнит бураннарына ышанып бетмәгез
СӘЛАМӘТЛЕК

Магнит бураннарына ышанып бетмәгез

Арта геомагнит тикшеренүләр обсерваториясе белгечләре магнит бураннарга ышанырга кирәкми дип исәплиләр.

Аларның күзәтүләренә караганда, чынбарлык исәп-хисапка туры килми. Кеше организмына көчле тәэсир ясый торган тибрәлешләрне көнләп, аерча сәгатьләп алдан төгәл әйтеп булмый, чөнки алар турыдан-туры кяш активлыгына бәйле.

Хәзерге геомагнит бураннары турындагы белешмә узган еллардагы геомагнит мәгълүматларына нигезләнеп төзелә. Әмма кояш активлыгы елын-елга туры килми, шуңа күрә фараз төгәл була алмый.


Нет комментариев