Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Җәлилдән Луиза Шәрифуллина: “Бәбиләремне Азнакайда гына табам!”

Бала тудыруга әзерләнгән әниләрнең сәламәтлеген кайгырткан авырлылар патологиясе бүлеге табибы Нәфисә Сафиуллинадан киңәш: –Тормышыбызга көннән-көн ныграк кертелгән заманча технологияләрнең дә һәр нәрсәнеке кебек, уңай һәм тискәре яклары бар. Шул ук гаджетлар, смартфоннар, компьютерларның да, көмәле ханымнар аларны даими кулланса, сәгатьләр буе текәлеп утырса, әлбәттә, моның туачак сабыйга тискәре йогынтысы булырга мөмкин. Шуңа да алардан ерак торуың хәерлерәк.       

Кимибез, җәмәгать. Быелның гыйнвар-июль айларында Рәсәйнең халык саны 91900 кешегә кимегән. Шушы 7 айда 1000 кешегә балалар туу күрсәткече 2017 елның бу чорындагы 11,4 тән 10,9 га төшкән, үлем-китемнәр 12,7 дән 12,9 га менгән. Хәлләр болай барса, 2018 ел Россиядә 2009 елдан соңгы чорда халыкның иң нык кимегән елы булып тарихка кереп калачак.

 Моның сәбәпләрен белгечләр яшьләрнең икеләтә демографик чокырда калуы белән исбатлый. Сугыш чоры балаларының болай да аз санлы балалары нәкъ тудыруга сәләтле чорда, узган гасырның туксанынчы елларында, шактый гына икътисады кыенлыклар кичерде. Товарларны исемлек белән, яки шоба уйнатып, азык-төлекне талон, җиһазларны чират белән алган чакларны ул буын хәтерлидер әле.  Ә инде хәзер шул елларның аз санлы балалары – сугыш чоры балаларының оныклары гаилә корып, сабыйлар үстерү яшенә җитте. Росстатның демографик фараз мәгълүматлары бала табучыларның 90 процентын тәшкил иткән 18-35 яшьлек туташ-ханымнарның 2016 елда саны 18, 9 миллион булып, ә инде 2018 елда 16, 9 миллионга төшүен күрсәтә. Әле бит алары да гаилә корырга, бәби табарга бик ашкынып тормый. Берәүләре тору урыны булмау белән акланса, икенчеләре башта карьера ясауны, тормышын бар яктан җитешле итүне хуп күрә, өченчеләре үзе өчен генә яшәүне сайлый, җаваплылык алудан курка... Миңа калса, монда без, әти-әниләрнең дә гаебе зур. Балаларыбызны гаилә тормышына, авырлыкларга әзерли белмибез. Алар өчен барсын да иң элек үзебез кайгыртырга, булдырырга алынабыз, барсына алардан алда чабабыз. Болын кадәр йортлар салып куйсак та, анда яшь гаиләгә урын табылмый, ипотека өчен түләшергә дә риза булып, аерым яшәтү ягын карыйбыз. Борынгыларның алты почмаклы йортта дистәләп яшәүләре инде хәзер әкияттән укыган уйдырма кебек кенә тоела.

 Районның бала тудыру йорты хезмәткәрләрен дә бу проблема тирәнтен борчый булып чыкты.

–Ел башы белән бәбиләр быел аз туа, – дип каршылады көрсенү белән бүлекнең өлкән акушеры Люция Җамалетдинова. – Элеккеге елларда тәүлегенә 3-4 сабый аваз салып, бүлектә атнасына 30 ар нарасый булса, хәзер иң күп дигәндә дистәгә җыела...

 Тудыру бүлегенең иркенлеге, чисталыгы, һәр тарафта тәртип булуы тупсасын атлауга ук күзгә ташлана. Якты, зур бүлмәләрдә ике, күп дигәндә өч әни, янәшәләрендәге уңайлы кроватьларда, кул сузымында гына – сабыйлары.  

–Мине Азнакай тудыру йортына кичә китерделәр, – ди зәңгәр лампа яктысында пыяла калпак астында изрәгән сабыен күзәтеп Луиза Шәрифуллина. – Өйдәгеләргә баштан ук бәбәйләргә Азнакайга барам, дип әйтеп куйдым. Хәзер бит сертификат буенча үзебез теләгән җирне сайлый алабыз. Башкалар кебек мин дә интернеттан тирә-юньдәге иң яхшыларын эзләдем. Иң күп уңай фикерләр, мактау сүзләре Азнакай тудыру бүлегенә карата әйтелгән, дигән нәтиҗә ясадым. Язмалар хаклы булып чыкты, чыннан да мине монда бик яхшы каршы алдылар. Медперсоналның мөләемлыгы, җаныңа үтеп кереп сөйләшүләре гаҗәп тә тоелды әле, мондый мөнәсәбәткә бар җирдә дә юлыкмыйсың. Тәүге бәбәйләү куркыта әлбәттә, үзеңне ничек тотарга белмисең. Әмма акушерлар үз эшләренең чын осталары булып чыкты, миңа ничек сулыш алырга, нинди хәрәкәтләр ясарга... – барсын да сабыр гына аңлаттылар, үземә дә, балага да зыян салынмаслык итеп бәбәйләтеп тә куйдылар. Рәхмәтләрем чиксез... Икенче сабыемны да, Алла бирсә, бары тик Азнакайда гына табачакмын, дип инде үземә сүз дә биреп куйдым.

  Янәшәмдәге Люция Әсхәт кызы 37 атнадан туса да, сабыйның авырлыгы нормада – 3 кило 350 грамм булуын әйтә. Ә инде фототерапия курсын физиологик сары чиреннән дәвалау өчен үткәрәләр икән.  

 Шушы ук бүлмәдә ятучы Азнакай кызы Эльвира Нургалиева икенче сабыен тапкан.

–Беренчесен дә Казаннан кайтып, Азнакайда бәбиләдем, ди ул. – Үз өеңдә диварлар да булыша диләрме әле? Монда, үзебезнең югары профессионаллар кулы астында ышанычлырак та, уңайлырак та. Һәркайсыбызга индивидуаль караш – бу үзе генә дә ни тора!

 Әйе, 36 белгечтән торган персонал бер йодрыкка тупланган. Бүлектә кадрлар алышынуы юк, 30-40 ар ел эшләп, олы тәҗрибәгә ия табиб- акушерлар республикабызның төрле төбәкләреннән пациентларны кабул итәргә, аларга югары квалификацияле медицина хезмәте күрсәтергә әзерләр.

                Редакция фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев